ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

27 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре  шәһәрнең Төзелеш-техник колледжын тәмамлаучылар белән очрашты. Очрашу вакытында яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды. 

 

"Үз иреклеләр – балаларга” акциясы һәм Волонтерлар елы уңаеннан, Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе “Бүләккә уенчык” дип исемләнгән хәйрия акциясын игълан итте.

 

26нчы июнь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе, Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, “Яшьләр наркотикларга каршы!” исемле профиликтик акция үткәрде. Акцияның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында яман гадәтләргә карата тискәре караш уятуны формалаштыру.

 

Чаллының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт чарасы булып узды. Балалар чыдамлыкка, үҗәтлеккә, тизлеккә ярышты.

«Профориентационный кинотеатр «Ориентир» проектын тормышка ашыру максатыннан Алабуганың мәшгульлек үзәге июнь аенда иртә профориентация циклыннан дәресләр оештырды.

27 июньдә Бөгелмәнең “Маяк” социаль  адаптация үзәгендә Гөлназ Турусова теләге буенча мастер-класс булып узды.

 

Әлмәтнең мәшгульлек үзәгенә «Татнефтепроводстрой төзелеш фирмасы»  акционерлык җәмгыятеннән эшсез инвалидларны хезмәт урыннарына урнаштыру өчен эш урынын җиһазландыру буенча  чарада катнашырга теләк белдереп гариза килеп төште. Эш бирүче,  сакчының хезмәт урынын видеокүзәтү системасы  куеп җиһазландырырга планлаштыра. Махсус төзелгән комиссия  әлеге тәкъдим ителгән гозерне  тикшерде.

 

Менделеевск районында оештырылган Күңелле математика көне "Камские зори" приютының мәктәпкәчә яшендәгеләр өчен мавыктыргыч чара булды.

27 июньдә “Апрель” үзәге җитәкчелеге Идел буе һәм Вахитов районы администрациясе вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу вакытында үзара хезмәттәшлек итү һәм “Бергә булдырабыз” проекты турында сөйләштеләр.

27 июньдә Чаллының  «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә  яшьләр көненә багышланган интеллектуаль уен – викторина булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International