"Камские зори" приютында математика көне

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Менделеевск районында оештырылган Күңелле математика көне "Камские зори" приютының мәктәпкәчә яшендәгеләр өчен мавыктыргыч чара булды.

Иртәдән үк балалар  үзләрен исәпкә алды, кызлар һәм малайлар, кайсы күбрәк икәнен ачыкладылар.  Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң 10га кадәр санадылар, санау уеннарын искә төшерделәр.

Шулай ук балалар С.Михалковның шигырен ятладылар. Тәрбияче аларга ярдәм итте. Соңыннан парлашып урамга саф һавага чыктылар. Чара барышында һәр нарасый математиканың тормышта мөһим роль уйнаганын аңлады.  Тормышыбызның һәр адымында безне сан, геометрик фигуралар биләп тора, аларны фәкать күрә белергә генә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International