Әлмәт мәшгульлек үзәгендә инвалидларның эш урыннарын кайгырталар

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең мәшгульлек үзәгенә «Татнефтепроводстрой төзелеш фирмасы»  акционерлык җәмгыятеннән эшсез инвалидларны хезмәт урыннарына урнаштыру өчен эш урынын җиһазландыру буенча  чарада катнашырга теләк белдереп гариза килеп төште. Эш бирүче,  сакчының хезмәт урынын видеокүзәтү системасы  куеп җиһазландырырга планлаштыра. Махсус төзелгән комиссия  әлеге тәкъдим ителгән гозерне  тикшерде.

Элегрәк «Татнефтепроводстрой төзелеш фирмасы» акционерлык җәмгыяте  мондый чарада инде катнашып үзен уңай яктан күрсәтте. Мәсәлән, 2015 елда  сакчының эш урыны  видеокүзәтү системасы белән заманча җиһазландырылган иде , ә 2017 елда тулай торак вахтерының  эш урынына   шулай ук видеокүзәтү системасы куелды. Эш бирүче шундый юл белән  эш  урынын җиһазлап, инвалидларны  эш белән тәэмин итә.

Хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе  исәпкә алынды. Эш бирүченең  мәшгульлек өлкәсендә булышлык күрсәтүен, мәшгуль булмаган инвалидларны  эшле итү буенча үткәрелүче чараларны тормышка ашыручы барлык  критерийларга да туры килүе тикшерелде. Комиссия нәтиҗәләрен исәпкә алып, Әлмәт мәшгульлек үзәге тарафыннан  «Татнефтепроводстрой төзелеш фирмасы» акционерлык җәмгыяте оешмасына, мәшгуль булмаган  инвалидларны эшле итү  өчен хезмәт урыннарын җиһазлауга киткән чыгымнарны каплау өчен субсидия бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International