27 июньдә Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр көненә багышланган интеллектуаль уен – викторина булып узды.
Чараның максаты: яшьләрнең хәзерге заман җәмгыятендә үзләрен мөһим, әһәмиятле итеп хис итүләре аша, аларның потенциалын һәм гражданлык, социаль активлыгын арттыру ди, проект авторлары. Чара программасы эрудиция, тапкырлык һәм логикага мәсьәләләрдән, тамашачылар өчен биремнәрдән, тәмле ризыклар белән «чәй тәнәфесеннән», «музыкаль минутлар» дан әзерләнгән. Уенда катнашучылар уен алдыннан, викторинаның кагыйдәләре белән танышты.
Уенда үзләрен һәм үзләренең көчле якларын күрсәтеп яшь һәм хәтта пенсия яшендәге социаль хезмәт алучылар катнашты. Катнашучылар яшьләр бәйрәме турында бик күп кызыклы фактлар белде. «Яшьләр көне» дип исемләнгән берьюлы берничә бәйрәмнең барлыгы аларны аптырашта калдырды: Рәссәй яшьләре көне, Халык-ара яшьләр көне, Бөтендөнья яшьләр көне, Яшьләр бердәмлеге көне.
Оештыручылар уенны тәмамлап, җиңүчеләрне билгеләде һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды. Барлык катнашучылар уенны алып баручы Марат Закировка һәм яшьләр клубы «Ника» активына кызыклы итеп әзерләнгән викторина өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Нәтиҗәдә, интеллектуаль уен – викторина социаль хезмәт алучыларга команда рухын ныгытырга һәм бердәмлекләрен арттырырга булышты. Чарада 40 кеше катнашты.