“Апрель” үзәгендә админситрация вәкилләре белән очраштылар

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә “Апрель” үзәге җитәкчелеге Идел буе һәм Вахитов районы администрациясе вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу вакытында үзара хезмәттәшлек итү һәм “Бергә булдырабыз” проекты турында сөйләштеләр.

Әңгәмә барышында район педиатрлары белән тыгыз элемтәдә тору, балалар өчен үзәк каршында уйнау өчен мәйданчык булдыру һ.б. теләкләребезне, уй-фикерләребезне белдердек, ди апрельдәгеләр. Җавап итеп алар бездән, мәктәп укытучылары, тәрбиячеләр өчен квалификация күтәрү курсларын оештыруны, инклюзив укыту һәм тәрбияләүнең, шулай ук спорт оешмаларында да, башка аспектларын чагылдыруны сорадылар.

Очрашу бик эчтәлекле һәм күпкырлы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International