ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 28 июньдә Түбән Камада Татарстан Республикасы вәкилләренең социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР буенча РФ пенсия фонды бүлегенең Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелеге катнашында зона киңәшмәсе узды.

Бөгелмәнең «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 28 июнь көнне иҗади конкурс оештырылды. Балаларда экология культураны формлаштыру уңаеннан гамәлгә куелган чарада төрле бәйгеләр узды.

 28 июньдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   социаль хезмәт  буенча белгеч Рәмзия Хайбулова   “Йөрүдән көч табабыз” дигән сәламәтлек саклау өчен чара уздырды.

 

28 июньдә Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Анда 32 эшсез граждан катнашты. Шуларнның 4се хезмәт урыннарына юллама алды.

Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында скандинавия йөреше дәресләре даими оештырыла. Биредә торучылар әлеге спорт төре белән сәламәтлекләрен ныгыта.

Питрәч районы “Шатлык” приюты социаль педагогы О.Закалова  өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән «Толстой һәм Без» дигән әдәби КВН үткәрде.

 

28 июньдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шырпылар бәләкәчләр” дигән янгын куркынычсызлыгы чарасы оештырылды. Янгын – куркыныч афәт.

Россиягә эшләргә яки укырга килергә теләүчеләр өчен  «M-Help. Ярдәм мигрантларга»  дигән кушымта булдырылган.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

“В твою пользу” хәйрия фонды  2018 елның июнендә 13 бала көтә торган гаиләне һәм яңа гына бала авазы яңгыраган гаиләләрне дә шатландырырга өлгерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International