ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2018 ел
җомга

29 июньдә Зәй муниципаль районында инвалидларны эшкә урнаштыруда эш урыннарны квотлаштыру өлкәсендә юридик затлар тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы мәҗбүри  таләпләрне үтәүдә кимчелеклләрне булдырмау максатында "түгәрәк өстәл" оештырылды. 

 

2018 елның 28 июнь көнендә Теләченең Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Хаҗиәхмәт Вәлиевкә 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вәли абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның котлавын Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов  тапшырылды.

 

2018нче елның 27  июнендә Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.

 

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Яшүсмерләр” клубы әгъзалары белән  тренинг уздырды.

 

Минзәләнең комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Минем гаиләм бар" дигән дәрес узды. Әлеге чара балигъ булмаган яшьләр арасында "Учимся жить в мире и согласии" республикакүләм хокук программасы уңаеннан оештырылды.

27 июнь көнне Зәйнең "Шатлык" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләрнең  чираттагы җыелышы булып узды.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 14, 21 һәм 26 июнь көннәрендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре өч эш бирүчеләргә карата күчмә тикшерү оештырылды. Шундый ук проект Яшел Үзән районында да узды.

25 һәм 27 июньдә Тәтеш районында социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрне барладылар. Ведомостара комиссия төркеменә опека һәм попечительства сектрының баш белгече Л.Краснова һәм "Тәтеш таңнары" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Н.Мөлекина кергән.

Бүген Казанның Вахитов районы мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды, анда 9 оешма һәм предприятие катнашты. 

28нче июнь көнне Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та  милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International