Республикада эш бирүчеләрне тикшерәләр

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 14, 21 һәм 26 июнь көннәрендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре өч эш бирүчеләргә карата күчмә тикшерү оештырылды. Шундый ук проект Яшел Үзән районында да узды.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, эш урыннарында җиһазлар өчен чыгымнарны каплау, инвалидларны эшкә урнаштыру буенча 2015-2017 нче елларда төзелгән килешү кысаларына карата күчмә тикшерү оештырды.

Күчмә тикшерүнең максаты: эш бирүчеләр үз вазыйфаларын үтәве, инвалидларга эш урыннарын булдыру, аларны җиһазлау турында мәгълүмат бирүне, шулай ук файдалануда тотылган әйберләр турындагы мәгълүматның дөреслеге.

Хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләр инвалидлар өчен эш урыннары барлыгын, җиһазландырылуын, финанс кәгазьләр нигезендә җиһазлар барлыгын, эш урыннарын җиһазлауда капланган чыгымнарны тикшерү күрсәтте. Эш бирүчеләр килешү шартларындагы фактларны үтәлмәгән дип ачыкланмады. Ел башыннан 7 күчмә тикшерү үткәрелде, ел ахрына кадәр 4 эш бирүчене тикшерү планлаштырыла.

Шулай ук, 28  июньдә эш төркеме тарафыннан ҖЧҖ, «Таиф» торак компаниясе»нең инвалидларны җиһазландырылган эш урыннары белән тәэмин итүе барланды. Эш урыннары финанс документлар нигезендә җиһазландырылган. Эш бирүче күрсәткән эш урынын җиһазлау буенча чыгымнарга туры килә. Эш белән тәэмин итү үзәгеннән җибәрелгән инвалидлар эш урыннарында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Биредә дә тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International