28нче июнь көнне Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләде. Т
Традиция буенча, бәйрәмгә җыелган халык гореф-гадәтләрне барлап, бәйрәмнең килеп чыгу тарихын искә алды. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең төрле милләт кешесе булуын истә тотып, бәйрәм өч телдә – татар, урыс, чуаш телләрендә алып барылды.
Сабан туенда чыгыш ясарга дип Иван Онюшкин җитәкчелегендәге “Верба” үзешчәннәр ансамбле дә чакырылган иде. Бәйрәмдә халык яратып карый торган уеннар оештырылды. Катнашырга, үз көчләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар һәм уеннар узды. Бәйрәм милли җыр-биюләр, гореф- гадәтләр, тормыш көнкүреш әйберләре, милли ашлар һәм күңелле тантаналар белән үрелеп алып барылды. Бәйрәмнән соң, килгән кунаклар, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр белән бергәләшеп түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, милли ашларыбыздан сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды, халык күңеленә хуш килде!