25 һәм 27 июньдә Тәтеш районында социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрне барладылар. Ведомостара комиссия төркеменә опека һәм попечительства сектрының баш белгече Л.Краснова һәм "Тзтеш таңнары" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Н.Мөлекина кергән.
Рейд барышында Бакырчы һәм Монастырск авылларында яшәүчеләрнең яшәү шартлары тикшерелде. Биредәге гаилә кешеләре белән әңгәмәләр оештырылды, аларга янгын куркынычсызлыгы турында инструкция бирелде һәм белешмәлекләр таратылды.