27 июнь көнне Зәйнең "Шатлык" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы булып узды.
Очрашуда 2018 елның беренче ярты еллыгы һәм икенче кварталда башкарылган эш-гамәлләргә нәтиҗә ясалды. Шулай ук, ирешелгән уңышлар турында да билгеләп үтелде. Чара барышында хезмәт күрсәтүнең үтемле яклары, коррупция профилактикасы темасы да кузгатылды. Җыелышта катнашучыларга 2018 елның 1 сентябреннән хезмәт өчен түләүләрнең үзгәрелүе хакында да хәбәр ителде.