Минзәләдә гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр

2018 елның 29 июне, җомга

Минзәләнең комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Минем гаиләм бар" дигән дәрес узды. Әлеге чара балигъ булмаган яшьләр арасында "Учимся жить в мире и согласии" республикакүләм хокук программасы уңаеннан оештырылды.

Проектның максаты балаларда гаилә, әни, Әти, Әби-бабай, сеңел, абый роле турында мәгълүмат бирү. Белгеч  балаларга гаиләдә - якын кешеләр булуын билеләп узды.  Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар уеннарда, конкурсларда катнашты, үз гаиләләре турында сөйләде. Чара "Минем гаиләм" дигән рәсем конкурсы белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International