29 июньдә Зәй муниципаль районында инвалидларны эшкә урнаштыруда эш урыннарны квотлаштыру өлкәсендә юридик затлар тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы мәҗбүри таләпләрне үтәүдә кимчелеклләрне булдырмау максатында түгәрәк өстәл оештырылды.
"Түгәрәк өстәл" эшендә район башкарма комитетының икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Павел Байрашев катнашты. Ул 2018 елга каралган квотларны үтәү буенча эш бирүчеләр алдында торган төп бурычларны атады. Мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Гөлчәчәк Фаршатова квоталарны билгеләү тәртибе, эш бирүчеләрнең бурычлары, квоталаштырылган эш урыннарына инвалидларны эшкә урнаштыруда җаваплылык турында аңлатты. Шулай ук эш бирүчеләргә квоталарны үтәмәүдә кимчелекләр өчен административ җаваплылык каралуы турында мәгълүмат урнаштырылган белешмәлекләр таратылды