Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия Федерациясенең, Чаллы шәһәре Пенсия фондының эксперт-клиентлар хезмәте баш белгече Татьяна Галиева мәгълүмати – консультация уздырды.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.
2018 елның 29 июненә яңа түләүләргә беренче баласын тапкан Татарстанның 743 хатын-кызы һәм өч балага ия булган 160 ана дәгъва кылган.
Арчадагы “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр “Без бергә” проекты уңаеннан “Социаль инклюзия”, белгечләр белән берлектә “Песи йорты” исемле спетакльле белән Арчадагы №2 номерлы “Карлыгач” балалар бакчасында кунакта булдылар.
«Балалар йөрәген җылытыйк!» уңаеннан Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм ирекле ярдәмчеләр белән берлектә Әлмәт шәһәре Буалар шарлавыгында чара оештырды.
29 июньдә Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабан туе бәйрәме узды. Бәйрәмне директор Лилия Хөсәинова ачып җибәрде.
29 июнь көнне Мәскәүдә "Илдә яшәү, эшкә урнашу хокукы: Евразия икътисадый берлегедә хезмәт ияләренең иреге, хокуклары гарантиясе" дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2018» Идел буе агротехник күргәзмәсе ачылды. Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларын күрсәтүче проектта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да катнашты.
Бүген Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Юхмач авылы китапханәсендә булдылар.