2018 елның 28 июнь көнендә Теләченең Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Хаҗиәхмәт Вәлиевкә 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вәли абыйга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов тапшырылды.
Олуг тыл ветеранын авылдашлары исеменнән, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.