2018нче елның 27 июнендә Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең уртак киңәшмәсендә узган чарада җәйге каникул чорында балаларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар. Әлеге киңәшмәгә районның 40 предприятиесе һәм оешмаларның җитәкчеләре чакырылды. Алар балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча үз тәкъдимнәрен әзерләде.
Киңәшмә барышында үзара хезмәттәшлек, яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтүнең актуальлеге һәм социаль әһәмияте турында сөйләштеләр. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәгълүматы, аларны вакытлыча эшкә урнаштыру турында гамәлдә булган программа, хезмәтләшлек килешүе төзегәндә акчалата матди ярдәм түләү турында Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәкчесе Нина Стегунова чыгыш ясады. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырганда туган кыенлыклар турында предприятиеләр һәм оешмаларның вәкилләре дә танышты.
Кинәшмә ахырында предприятие-оешмалар вәкилләренә буклетлар формасында мәгълүмати материаллар, брошюрлар һәм памяткалар таратылды.