Рөстәм Вәлиуллов: “Хезмәт урыннарында иминлек кануннарын үтәү катгый булырга тиеш!”

2018 елның 29 июне, җомга

Бүген Лаеш районында  «Татарстанда  кыр   көне  – 2018» Идел буе агротехник күргәзмәсе ачылды. Татарстан дүртенче тапкыр  кыр  форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларын күрсәтүче проектта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да катнашты.

 “Җитештерүне техник модернинизацияләү  АПКда хезмәтне үстерүнең нәтиҗәле коралы” дигән түгәрәк өстәлдә хезмәт кануннарындагы үзгәрешләр һ.б. турында фикер  алыштылар.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов билгеләп узганча,  авыл хуҗалыгы – травмо алу куркынычы зур булган өлкәләрнең берсе санала. Росстатның  2017 елгы нәтиҗәләре буенча, “Куркыныч” һөнәрләр рейтингында  “фермер” һөнәре лидерлар унлыгына кертелгән.

Продуклылык нәтиҗәләрен арттыру юнәлешендә эш алып барганда,  хезмәткәр исәнлеге төп мәсьәлә булып кала бирә, шуңа күрә хезмәт урыннарында иминлек кануннарын үтәү катгый булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International