29 июньдә Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Сабан туе бәйрәме узды. Бәйрәмне директор Лилия Хөсәинова ачып җибәрде.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар: Тукай районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, Тукай муниципаль районы ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районында социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов.
Килгән кунаклар картлар йортында яшәүчеләргә бүләкләр бүләк итте. Ачу тантанасыннан соң Сабантуйның күңел ачу өлеше башланды. Бәйрәм кунаклары – Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре барысына да үз җырларын бүләк итте. Картлар йортында яшәүчеләр бәйрәмдә бик теләп катнашты. Төрле уеннар уйнады, җырлады, биеде. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм бик ошады.