Арчадагы “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр “Без бергә” проекты уңаеннан “Социаль инклюзия”, белгечләр белән берлектә “Песи йорты” исемле спетакльле белән Арчадагы №2 номерлы “Карлыгач” балалар бакчасында кунакта булдылар.
Балалар кызыклы тамашаны зур кызыксыну белән карады, бергәләп уеннарда катнашты,сорауларга җавап бирделәр. Пожар чыгу куркынычы һәм саклык чаралары турында күп мәълүмат алдылар. Балалар бакчасы хезмәткәрләре балалар чыгышына зур бәя бирде. Аларның актив һәм оста чыгыш ясаулары өчен мактау сүзләре әйттеләр.
Мөмкинлекләре чикләнгән һәм таза-сау балалар белән мондый очрашулар үткәрү бик зур тәрбияви чара булып тора.