Балалар йөрәген җылытыйк!

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

«Балалар йөрәген җылытыйк!» уңаеннан Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм ирекле ярдәмчеләр белән берлектә Әлмәт шәһәре Буалар шарлавыгында  чара оештырды.

Чараның максаты һәм бурычы булып балаларда игелек һәм шәфкать булдыру, аларны ирекле ярдәмчеләр эшчәнлеге белән таныштыру һәм аларны ирекле ярдәмчелеккә җәлеп итү торды, ди проект авторлары.

Балигъ булмаганнарга һәм ата-аналарга нәрсә ул игелек, нинди гамәлләрне игелекле дип атарга була икәнлеген бәян иттеләр. Ничек дөрес итеп кайгырту, игътибарны бер-береңә ничек күрсәтү кебек сораулар бирелде.

Әңгәмә барышында игелекнең – рухи халәт икәнлеге, изге эшләр ярдәмендә үзебезнең яхшырак була баруыбыз аңлатылды.  Фикер алышу вакытында балалар игелекнең яктылык, җылылык булып, һәм күңелдә оя корып, кеше язмышына бик нык тәэсир итә, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чарада 15 ата-ана һәм 35 бала катнашты. Чара ахырында балаларга һава шарлары һәм «Балалар йөрәген җылытыйк!» хәрәкәте билгесе таратылды. Барлык балаларга да очрашу бик ошады, һәм алар мондый чараларда тагын катнашу теләген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International