Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген икмәк җитештерү һәм кондитер әйберләре җитештерү өлкәсендә җәелдергән «Кондитерская студия» ҖЧҖ 14 хезмәткәренә 229,6 мең сумлык бурычын кайтарды.
Шулай ук, «Галант»ҖЧҖ 54 эшчесенә 1175,0 мең сум әҗәтен бирде.