ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Лилия Таишева Евразия икътисадый комиссиясендә чыгыш ясады

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

29 июнь көнне Мәскәүдә  "Илдә яшәү, эшкә урнашу хокукы:  Евразия икътисадый берлегедә  хезмәт ияләренең иреге, хокуклары гарантиясе" дигән темага түгәрәк өстәл узды.

2014 елның маенда Евразия икътисадыйберлеге турындагы килешүгә кул куелды. Бу килешү хезмәтара мөнәсәбәтләрдә яңа хокукларга старт бирде. Мигрантлар күп төрле чикләүләрдән дә азат ителә. 

Ләкин практик тормышта мигрантлар һәм аларның гаиләләре миграция һәм социаль характердагы мәсьәләләр белән очраша. 

Евразия икътисадый комиссиясенең (ЕИК) икътисад һәм финанс сәясәте буенча министры Тимур Жаксылыков үз чыгышында, бүген фикер алышуларның беренче адымы, киләчәктә бу өлкәдә күбрәк экспертларны һәм белгечләрне җәлеп итәчәкбез, диде.

 ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы  Лилия Таишева да Евразия икътисадый комиссиясендә чыгыш ясады. Ул миграция эшчәнлеге өлкәсендәге төп проблемаларга тукталып узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International