ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Балтачның Кили авылында яшәүче Бибинур  Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов, җаваплылыгы чикләнгән Тимирязев исемендәге җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Лилия Бариевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә «Эссен Продакшен АГ» АҖ катнашында “Эш бирүче көне” узды.

2 июльдә Бөгелмәнең  “Маяк” үзәгендә психолог Гөлия Сабирова  үзара бәйлелек турында чара үткәрде.

2 июльдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә кызыклы чара оештырылды. Тәрбиячеләр Татьяна Исхакова һәм Лена Салихова “Кыргый хайваннар” темасына “Могҗизалар кыры” уены уздырды.

Питрәчнең «Шатлык» приютында кече яшьтәге балаларны мәктәпкә актив әзерлиләр. “Әкият утравына сәяхәт” дигән сөйләм телнең “Кыргый хайваннар” темасы нигезендә лексик-грамматик өлешен үстерү нигезендә алып барылды. Дәрес беренче класска балаларны әзерләү буенча “Восхождение” мәктәбе системасында уза.

Нурлат районы"Гармония" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәрләре өйдә хезмәт алучы олы яшьтәгеләрне һәм инвалидларга дару үләннәре җыю буеча чара оештырды.

Питрәчнең "Кайгырту" халыкка  комплексы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Көмеш волонтерлар - өй ярдәмчеләре" инновацион технология проекты тормышка ашырыла. 

Июнь аенда Казанның Мәскәү районы мәшгульлек үзәге "Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте"ндә булдылар.

Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә   район хастаханәсенең белгечләре белән берлектә оештырылган йөкле хатын-кызлар өчен  «Аистенок»  клубы биш елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә   социаль хезмәткәрләр һәм табиблар  йөзләгән гаиләгә һәртөрле ярдәм күрсәтте.

Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан  оештырыла торган чаралар нигезендә, 29 июнь көнне Кама Тамагының «Богородский рай» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бөек рус язучысына багышланган китаплар күргәзмәсендә булдылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International