“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия Федерациясенең, Чаллы шәһәре Пенсия фондының эксперт-клиентлар хезмәте баш белгече Татьяна Галиева мәгълүмати – консультация уздырды.
Очрашу барышында социаль хезмәт алучылар пенсияләрне индексацияләү, “социаль пакет”, 80 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга, балалар тәрбияләүчеләргә пенсияләрне яңадан исәпләү һәм аның өчен нинди документлар кирәк икәнен тәҗрибәле хезмәткәрдән консультация алды.
Чара ахырында белгеч барлык тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде, мәгълүмати буклетлар таратты һәм шәхси хәлләр буенча консультация бирде.
Чарада 49 кеше катнашты.