Бүген Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Юхмач авылы китапханәсендә булдылар.
Биредә кунаклар өчен махсус китап күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмә Лев Толстой иҗатына һәм тормыш юлына багышлана. Әдәби очрашуның максаты бөек рус язучысының әсәрләре белән танышу, китап уку гадәтен популярлаштыру.