ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт күрсәтү белгече Ләйсән Имамутдинова   “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору” дигән темага әнгәмә үткәрде.

Бүген Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә милли бизәкләр белән таныштыру чарасы оештырылды.  Чараның максаты булып рус һәм татар халкының бизәкләрен өйрәнү куелды.

23 июльдә Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә психолог Чулпан Галлямова һәм социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучыларга  гарантияләнгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын күрсәтә торган анкета биремнәре тәкъдим итте һәм аларга җаваплар алды.

Патриотик тәрбия уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Александр Невский – рус җиренең яклаучысы. Нева сугышы” дигән чара үткәрде. Бу чараның максаты – Россиянең тарихи үткәнен өйрәнү, Александр Невскийның батырлыгын тирәнтен белү, патриотик тәрбия бирү.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм  район предприятияләренең эшсез гражданнар өчен түләүле иҗтимагый эшләр оештыру һәм үткәрү буенча уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, агымдагы елның җиде ае эчендә 299 эшсез вакытлы эшләргә урнаштырылды.

21-22 июльдә Бөгелмәнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштырырга ярдәм итү үзәгендә интернат учреждениеләреннән чыгучы яшь ата-аналар белән очрашу узды.

Шушы көннәрдә Алабуганың мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Алар биредә Мобиль офис эшчәнлеге уңаеннан балаларга профориентация хезмәте күрсәтте.

Яр Чаллы шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашырыла.

19-20 июль көннәрендә "Куркынычсызлык әлифбасы" уку үзәгендә укулар узды. Анда Биектау районының "Өмет" социаль үзәгенең 42 хезмәткәре белемнәрен чарлады.

Татарстан Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге, иҗтимагый проект оештыру буенча йортларда хезмәт күрсәтүче белгечләр "Олылар өчен куркынычызлык мәктәбен” оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International