Бүген Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә милли бизәкләр белән таныштыру чарасы оештырылды. Чараның максаты булып рус һәм татар халкының бизәкләрен өйрәнү куелды.
Программа бизәкләр белән таныштырудан башланды. Балалар бизәкләрнең күргәзмәләрен карады, тарих, традиция һәм һөнәр белән бәйле икәнен, эш костюмында алъяпкыч барлыгы турында белделәр.
Аннары алъяпкыч аппликациясен, яраткан бизәкләр белән тырышып ясадылар. Мондый чаралар тернәкләндерә үзәгендәге балаларның тормышын кызык һәм эчтәлекле итә, аны иҗат шатлыгы белән тулыландыра.