Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт күрсәтү белгече Ләйсән Имамутдинова “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору” дигән темага әнгәмә үткәрде.
Әлеге әңгәмәнең максаты - көндәлек тормыштагы куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, ситуацияне анализлау сәләтен үстерү, көнкүрештә куркынычсыз карарлар кабул итү. Алган белемнәрне хәтердә тагын да ныгыту максатыннан, катнашучыларга “Игътибарлы гражданнар”, “Без терроризмга каршы”, “Ана”, “Игътибарлылык”, “Терроризмның милләте юк”, терроризмга каршы көрәшүдә куелган дәрәжәләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә торган видеороликлар күрсәтелде. Чара ахырында һәркем уз фикерен җиткерде.