ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева 24 июль көнне район кешеләре өчен юридик консультация оештырды. 

24 июльдә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Мәскәү шәhәренең Төньяк округының  инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонина Бастрыкина җитәкчелегендә һәм Санкт – Петербург шәhәренең вәкилләре кунакта булды.

"Страна Цветалия" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш" балалалар һәм яшүсмерләр приютында "Чәчәкле җәй" атналыгы узды.

Статистик мәгълүматларга караганда, Чистайның  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 417 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 5 кешегә азрак.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 24 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 704 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 26 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.

24  июльдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында шəфкать туташы Н.Кирилова "Өлкəн яшьтəге кешелəрдə баш əйлəнү" темасына ачык һавада əңгəмə үткəрде.

Баулының "Шәфкать" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", дигән спорт чарасы оештырды.

Лениногорскның мәшгульлек үзәгендә "Мастер профи" укыту үзәге психологлары тарафыннан физик мөмкинлекләре чикле эшсез гражданнар белән очрашу оештырылды. Очрашу вакытында гражданнарга психологик ярдәм күрсәтелде.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Питрәчнең "Шатлык" приюты балалары җәйне күңелле уздыра.  Кунакка байкерлар килә, "учак" янында индейцлар, биюләр оештырыла...

Сәламәтлеккә файдалы арт-терапия төрендә ком терапиясе иң шәп ысулларның берсе санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International