ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге, иҗтимагый проект оештыру буенча йортларда хезмәт күрсәтүче белгечләр "Олылар өчен куркынычызлык мәктәбен” оештырды.

23 июльдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Гаҗәеп балыклар “, дип аталган экологик шөгыль булып узды. Шөгыльнең максаты балаларны суда яшәүче җан ияләре белән таныштыру, балыкларның күп төрле булулары турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Татарстанның Мамадыш  картлар һәм инвалидлар интернат-йортында экстремизм һәм терроризмны кисәтү максатыннан көн саен видеороликлар күрсәтү оештырылды.

Иҗат белән шөгыльләнү,  мөмкинлекләре чикле булган балаларның иҗади үсешенә, сабырлыгына уңай тәэсир итә. Балада җаваплылык хиссен дә арттыра. Иҗат белән шөгыльләнгән балалар дөньяны конструктив кабул итә һәм кешеләр арасында үзләрен җиңел тота.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Тәтеш интернат-йортында 20нче  июльдә  халыкара  шахмат көненә багышланган  турнир уткәрелде.

2018 елның 20 июлендә Баулы муниципаль районында "Шәфкать" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әлмәт территориаль куллану базарында закон бозуларны кисәтү буенча алкоголь инспекциясе бүлеге мөдире Лилия Залятова "Кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольнең зыяны" турында лекция үткәрде.

Чаллының     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучыларга бию түгәрәге эшли.  Чараның төп максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын  канәгатьләндерү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм буш вакытларын күңелле уздыру иде.

20 июльдә Волонтерлар елы уңаеннан "Волонтер" үзәге волонтерлары Әлмәт "Опека" социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе оештырды.

24 июльдә Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәге әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева мәшгульлек өлкәсенә караган, юридик характерда консультация оештырачак.

Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече яшьтәге төркем балаларының уйлап табу сәләте һәм дәвамлы кызыксынуларын үстерү җәһәтеннән төрле чаралар оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International