ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

 

Гриппны профилактикалау максатларында республикада төрле чаралар үткәрелә: әңгәмәләр, мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратыла.

Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр бик актив һәм бай иҗади тормыш алып бара, шәһәр һәм республика яңалыкларын күзәтәләр.

Арчадагы “Өмет чаткысы” үзәгендә “Без бергә” һәм “Ныклы гаилә-балачак” проекты уңаеннан  “Матурлык һәм шатлык көне” чарасы үтте.

17 сентябрьдә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Йолдыз Вафина ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында табигатькә чыгу аеруча популяр. Ир-атлар арасында бигрәктә "фиш терапия" - балык тотуны атарга мөмкин.

Шушы көннәрдә "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Буа шәһәре буенча ведомствоара рейд уздырды.

Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнар өчен хезмәт белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләрен күрсәтү максатларында Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге, шәһәр һәм район предприятиеләрендә, аларның милек формаларына бәйсез рәвештә, предприятиеләр һәм мәшгульлек хезмәте арасында төзелә торган килешүләр нигезендә вакытлыча  эш  урыннары  оештыра.

"Әни+бәби" клубында "Бала үсешендә халык фольклоры" дигән темага дәресне "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина үткәрде. Максаты: баланы халык авыз иҗаты әсәрләре аша тәрбияләү.

Халыкара өлкәннәр көне 1991 елдан башлап 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән иде.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында “Үзеңне һәм иҗади мөмкинлекләреңне  тап!” девизы астында  программа тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International