"Веста"да "Әни+бәби" клубы дәресе оештырылды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

"Әни+бәби" клубында "Бала үсешендә халык фольклоры" дигән темага дәресне "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина үткәрде. Максаты: баланы халык авыз иҗаты әсәрләре аша тәрбияләү.

Дәрес “Кем бездә яхшы?” уен-сәламләү белән башланып китте. Алга таба барлык күнегүләр дә рус фольклоры әсәрләрендә төзелгән иде. "Әтәчләр, әтәчләр...", "Кояшкай һәм яңгыр", "Әлли-бәлли бәү" бишек уенннары аша педагог балаларны халык иҗаты белән таныштырды.  Төрле әсәрләрне сәхнәләштерү күп мәгълүматны истә калдырырга мәҗбүр итте. Шул ук вакытта ата-аналарга бала үсешендә халык фольклорының әһәмияте турында да аңлатмалар бирелде.

Дәрес бик җанлы узды. Барлык нәниләр, шулай ук әти-әниләр дә уен алып бару эшчәнлегенә җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International