Өлкәннәр яңа музейда кунак булды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр бик актив һәм бай иҗади тормыш алып бара, шәһәр һәм республика яңалыкларын күзәтәләр.

Алабугада заманча этносәнгать музее ачылуын белгәч, музейга барырга карар кылдылар.

Музейда өлкән яшьтәге кешеләр һәм коляскадагы инвалидлар Роза Серры скульптуралары һәм танылган рәссамнарның репродукцияләре күргәзмәсен белән таныштылар. Сәнгать әсәрләре интернат-йорт карамагындагылар күңеленә хуш килде, алар үзләренең туган шәһәрендә мондый очрашуга шат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International