Шушы көннәрдә "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Буа шәһәре буенча ведомствоара рейд уздырды.
Күчмә чараның максаты - ведомствоара исәптә торучы гаиләләрне карау, әлеге гаиләләрдә вәзгыятьне өйрәнү һәм балигъ булмаганнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы хәлләрне ачыклау.
Гаиләләргә өлкән һәм балигъ булмаган балалар арасында спиртлы эчемлекләр куллану фактлары ачыкланмады. Ата-аналар белән балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча ата-ана вазыйфаларын тиешенчә башкару турында профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук киңәшләр бирелде һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.