Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында “Үзеңне һәм иҗади мөмкинлекләреңне тап!” девизы астында программа тормышка ашырыла.
Төп максаты - арттерапия алымнары нәтиҗәсендә кешенең күңел халәтен яхшырту, стресслардан арыну. Һәр төркемдә 5-7әр кеше шөгыльләнә, аларның нәрсә белән кызыксынуларына зур игътибар бирелә.Үз куллары белән ясаган әйберләрне куллану яки бүләк итү - алар өчен иң әһәмиятлесе. Скрапбукинг ысулы белән В.П. Долгихның 95 еллыгына котлау открыткасы ясап бүләк иттеләр. Аннары кемдер үзенә, кемдер дустына, якыннарына шкатулка ( тартмачык) ясап карарга булды. Күңел җылысын кушып, чын күңелдән эшләнгән бүләкләре бик матур килеп чыкты. Психолог фикеренчә, мондый эшнең төп нәтиҗәсе - кешеләргә кирәкле булу, шатлыклы канәгатьләнү хисе кичерү.