"Өмет чаткысы" үзәгендә "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру дәвам итә

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” үзәгендә “Без бергә” һәм “Ныклы гаилә-балачак” проекты уңаеннан  “Матурлык һәм шатлык көне” чарасы үтте.

“Гаилә канаты астында” исемендәге реогиональ оештыручылар, балалар иҗат мәктәбе, балалар “Ритм” студиясы  иҗади фестиваль үткәрде.  Аны Арча шәһәрендә яшәүче, “Нечкәбил”республика күләм бәйгесендә катнашучылар оештырды.

Бу чарада бик күп балалар һәм әниләр катнашты. Бәйрәм бик оешкан төстә үтте, аны  аниматорлар күңелле уеннар белән алып барды.   Әниләр өчен бизәндерү һәм яулык бәйләү буенча  мастер-класс күрсәттеләр.   Бәйрәм азагында, чәй  табы янында,  әниләр психолог белән балаларны тәрбияләүдә чыккан проблемалар турында сөйләштеләр.

 Оештыручылар сүзе буенча бу бәйрәм балаларга  шатлык, күңелле мизгелләр бүләк итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International