Халыкара өлкәннәр көне 1991 елдан башлап 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән иде.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бу бәйрәмгә әзерләнә башладылар. Приютта тәрбияләнүчеләр учреждениедә тантана сәбәпчеләрен кабул итәргә планлаштыралар. Кичә бер төркем кызлар тәрбияче Венера Белова җитәкчелегендә яңа эш техникасын үзләштерделәр – квиллинг һәм котлау открыткалары ясадылар.