ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге базасында инде 20 елдан артык "Пульс" клубы эшләп килә. Әлеге клубка Зәй шәһәренең иң актив пенсионерлары йөри.

Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Спорт - ул тормыш" дигән спорт чарасы уздырды.

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лев Толстойның туган көне уңаеннан "Толстой Казанда", дигән әдәби турнир узды.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. 2018 елның 16 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 4 025 анасына билгеләнгән.

16 сентябрь көнне Тәтештә республиканың алты районыннан килгән гаилә "Нечкәбил - 2018 " республика конкурсының зона этабында катнашты. Конкурсантлар  гаилә конкурсында үз тарихлары һәм традицияләре белән уртаклаштылар.

“Экстремизмга-юк!" декадасы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 13 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 10 бала арасында "Яшьләр субкультурасы" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Республикада 15 сентябрьдә "Милләтләр кроссы-2018" Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан "Татарстан кроссы-2018" республика массакүләм ярышлары узды.

Минзәләнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сувенир продукция җитештерү буенча программаны тормышка ашыру дәвам итә.

 

Көз - табигатьнең көйсез, серле ел вакыты. Бакчачылар өчен уңыш җыю чорында һава торышы начарлану – дулкынланыр өчен өстәмә сәбәп.

Зәй муниципаль районында үз эшчәнлеген  төзелеш тармагында җәелдергән "Управдом" ҖЧҖ  12 хезмәткәренә 161,0 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын түләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International