17 сентябрьдә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Йолдыз Вафина ведомствоара “Таң” исемле программасы буенча район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Очрашу барышында, максатчан төркем белән гаилә тормышында үзара аңлашуны ничек табарга дип, әңгәмә корылды. Шунда ук йөкле хатын-кызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: гаилә бәхетенә ирешү буенча гомуми киңәшләр бирелде. Шулай ук тугыз хытын-кызга “Гаилә тормышында гармонияне ничек булдырырга?” дигән темага буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.