Учреждениеләрдә грипп һәм ОРВИга каршы профилактик эш алып барыла

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Гриппны профилактикалау максатларында республикада төрле чаралар үткәрелә: әңгәмәләр, мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратыла.

Ел саен Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге учреждение хезмәткәрләренең иммунизациясен үткәрә. 14 сентябрьдә мәшгульлек үзәге чакыруы буенча 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең медперсоналы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләренә вакцинация үткәрде.

"Гриппка каршы прививканы куллану авырулар санының дәрәҗәсен киметә, авыруларның хәлен җиңеләйтә, дип кисәтә шәһәр хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре.

Менделеевск муниципаль районының "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән даими әңгәмәләр үткәрелә. "Сәламәтлек сагында" дип аталган чираттагы очрашуда социаль хезмәткәрләр грипп һәм ОРВИ профилактикалауның төп ысуллары, симптомнар, дәвалау һәм авырудан соң яңадан торгызу ысуллары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International