ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Инвалидлар декадасы алдыннан, 26 ноябрь көнне Лениногорск районының "Исток-Башлангыч" үзәге "Дари Добро" оешмасы белән берлектә инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр мәсьәләләренә багышланган очрашу оештырды.

Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан 24 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында "Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын – кызлары" иҗтимагый оешмасы "Әниләр көне-мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме" дигән зур чара оештырды.

23 ноябрьдә Зәй муниципаль  районы  “Шатлык” үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре, үзәктә исәптә торучы һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен Халыкара Әниләр көне уңаеннан “Газиз әниемне, яратам!” дип исемләнгән чара уздырды.

Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җәелдергән Чистайның "Җүкәтау" ҖЧҖ 96  хезмәткәренә 1600,0 мең сумлык өлешчә әҗәтен түләде.

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар модульле оригами белән шөгыльләнә. 

"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "КАМАЗ" мәдәният йортының Горбунов исемендәге рус халык хорының Әниләр көненә багышланган концерты булып узды.

Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре  "Дөрес яки ялган..." дигән сорау-сораштыру уздырды.

Илебездә күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора, гәрчә 1998 елда гына барлыкка килгән булса да. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.  Бу көнне барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырый.

"Без бергә” проекты уңаеннан  Арча  “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәвананучы балалар укучылар сарае каршында эшләп килүче “Робототехника” түгәрәгендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International