Халыкара Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан 24 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында "Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын – кызлары" иҗтимагый оешмасы "Әниләр көне-мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме" дигән зур чара оештырды.
Мондый бәйрәм Түбән Камада традициягә әйләнде, ул инде бишенче ел үткәрелә. Бәйрәмдә катнашучылар саны да күп булды.
Чара концерт белән башланып китте, анда шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр барлык катнашучыларны күңелле җырлар, дәртле биюләр һәм дулкынландыргыч шигырьләр белән сөендерде. Холлда кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Аннан соң шәһәрнең иң яхшы осталары үзләренең белемнәре белән уртаклашты. 40тан артык мастер-класс төрле юнәлешләр буенча берьюлы берничә аудиториядә оештырылды.
"Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге үз карамагындагыларны бәйрәм чарасына чакырды. Әниләр яңа белемнәр алган вакытта балалар "Карнавал" курчак театры спектаклен карады, "Әниләр портреты" рәсем конкурсында катнашты. Балалар өчен уен бүлмәсе оештырылды, анда алар бик теләп иҗат белән шөгыльләнде, яраткан әниләре өчен кул эшләнмәләре һәм бүләкләр ясады.
Балалар да, өлкәннәр дә уңай эмоцияләр, яңа күнекмәләр алды, шулай ук вакытны файдалы итеп үткәрде.