"Яңарыш"та күңелле очрашу

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

"Кул эшләнмәләре" станциясендә балалар тәрбиячеләр белән әниләр өчен үз куллары белән бүләкләр әзерләде. Шул ук вакытта, "Семейная чайная" станциясендә әниләр бер-берсе белән танышты, үзләренең гаилә гореф-гадәтләре белән уртаклашты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү һәм практик киңәшләр турында фикер алыштылар. Психолог катлаулы тормыш ситуацияләреннән чыгу юллары белән таныштырды. Җылы әңгәмә тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре әзерләде.

Чараның икенче өлешендә балалар концерт программасы белән чыгыш ясады. Чыгышлардан соң барысын да сюрприз көтте – кунаклар янына Пират килде, ул конкурслар һәм викторина белән күңел ачу программасы үткәрде. Әниләр һәм балалар истәлекле бүләкләр һәм күтәренке кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International