Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "КАМАЗ" мәдәният йортының Горбунов исемендәге рус халык хорының Әниләр көненә багышланган концерты булып узды.
Чараның максаты хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру һәм халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү, актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү иде.
Концерт программасын алып баручы Лариса Сергеева балаларга мәхәббәт, яхшылык һәм наз бүләк итүче барлык әниләрне җылы һәм ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең атказанган укытучысы Лениза Баһаветдинова һәм концертмейстер Сергей Поздняков җитәкчелегендәге иҗат коллективы социаль хезмәт алучыларга шигырьләр, төрле рус халык җырлары, совет композиторлары әсәрләреннән алынган күңелле номерлар әзерләгән.
Соңыннан Лениза Баһаветдинова ветераннар һәм тамашачылар хорып оештырып, дирижер вазифаларын үзе үтәп, алар белән бергә кушылып җырлады. Чара бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Бәйрәмдә 45 кеше катнашты.