Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре "Дөрес яки ялган..." дигән сорау-сораштыру уздырды.
Чараның максаты алкогольне чамадан тыш куллануны кисәтү, спиртлы эчемлекләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Чара ахырында үзәк хезмәткәрләре хәмер турында дөрес һәм ялган фактлар булган белешмәлекләр таратты.