ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Галина Овсянная "Нәрсә ул кар?" дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде.

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча укучылар йортында эшләп  килүче “Яшь турист” түгәрәгендә булды.

 "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды.

 

2018 елның ноябрь һәм декабрь айлары дәвамында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара территориаль комиссия әгъзалары, пенсия алды яшендәге гражданнарның эш урыннарын саклау максатында очрашулар оештыра. Проектта шәһәрнең 5 предприятиесе катнаша.

Питрәч районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм Питрәч авылы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан "Без ана мәхәббәте белән җылынабыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара оештырды.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

26 ноябрь көнне Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәрде.

Яр Чаллы "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган чараларны күркәм итеп оештырды.

Иң изге бәйрәм — Әниләр көне уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат йорты социаль хезмәт алучылар Г.Камал исемендәге театрга барды.

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Әниләр көненә багышланган "Безнең йөрәктәге иң изге нәрсә" дигән китапханә дәресе уздырды. Чара 5 нче китапханә филиалында оештырылды.

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары белән тәэмин итү бурычның үтәлешен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру буенча ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан чираттагы тапкыр эш бирүчеләрне барлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International