Арчаның "Өмет чаткысы" үзәге карамагындагылар "Робототехника" түгәрәгенә барды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

"Без бергә” проекты уңаеннан  Арча  “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәвананучы балалар укучылар сарае каршында эшләп килүче “Робототехника” түгәрәгендә булды.

Түгәрәкнең  җитәкчесе балаларга вак кына элементлардан, детальләрдән ничек итек машина, вертолет  һәм башка модельләр ясауның серләрен күрсәтте. Балалар бик кызыксынып тыңлады һәм модельләрне җыеп карады.

Тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова сүзләренә караганда мондый түгәрәкләрдә катнашу балаларга уңай йогынты ясый. Алар күңелләрен  биреп эшләде.

Мондый чараларның максаты: балаларны буш вакытларында эшкә өйрәтү. Шулай ук иптәшләре  белән аралаштыру өчен дә бик файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International