23 ноябрьдә Зәй муниципаль районы “Шатлык” үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре, үзәктә исәптә торучы һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен Халыкара Әниләр көне уңаеннан “Газиз әниемне, яратам!” дип исемләнгән чара уздырды.
Әлеге чарада психологлар ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәтен яхшыртуга юнәлдерелгән дәрес оештырды.
Шәһәр мәдәният йорты волонтерлары һәм “Маски-шоу” иҗади студиясе җитәкчесе А.Хисматуллина исә балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм үткәрде. Чара дәвамында сабыйлар рәхәтләнеп биеде, төрледән-төрле уеннарда катнашты, бәйгеләрдә ярышты. Чарада үткәрелгән эстафета, викторина, уеннар һәм бәйгеләр коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте.
Балалар кадерле әниләре өчен үз куллары белән бәйрәм бүләге ясады, граттаж техникасы буенча мастер-класста катнашты.
Әниләр өчен сенсор бүлмәсендә релаксация сеанслары үткәрелде, ә лекотека бүлмәсендә исә кече яшьтәге сабыйлар өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды.
"#Юмарт сишәмбе" хәйрия кампаниясе кысаларында мохтаҗларга өр-яңа һәм кулланылышта булган кием-салым, уенчыклар, китаплар, аяк киемнәре таратылды.
“Газиз әниемне, яратам!” дип исемләнгән танып белү чарасы, үзәктә исәптә торучы барлык әниләр һәм балалар күңеленә хуш килде, аларның кәефләрен күтәрде.