Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә Әниләр көнен бәйрәм иттеләр

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Илебездә күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора, гәрчә 1998 елда гына барлыкка килгән булса да. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.  Бу көнне барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырый.

Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә  социаль ярдәм алучы гаиләләр "Минем кояшым" чарасында катнашты. Гаиләләр мастер-классларда, квестларда үз көчен сынады, соңрак бәйрәм концертын карадылар.

23 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыл мәдәният йорты мөдире Регина Бакирова берлектә "Әни-һәр язмышта иң мөһиме сүз" дигән уртак чара оештырды.

Әлеге чарага Введенка Бистәсе авыл җирлегенең күп балалы һәм ялгыз әниләре чакырылган иде.  Әниләр өчен үз балаларының сәхнәдә чыгышы сюрприз булды. Балаларны көчле алкышлар белән каршыладылар. Регина Бакирова әниләр, матурлык, наз турында җырлар башкарды. Халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре әниләрне кызыклы конкурслар, кызыклы викториналар белән сөендерде. Әниләр дә, балалар да бу бәйрәмдә катнашудан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International