"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар модульле оригами белән шөгыльләнә.
Белгечләр раславынча, модуль оригами игътибар концентрациясенә ярдәм итә, чөнки җитештерү процессында бөтен игътибарны юнәлтергә мәҗбүр итә, хәтер үсешен стимуллаштыра.
Педагоглар сүзләренә караганда, мондый дәресләр пөхтәлек, тырышлык, иҗат, хыял һәм вак моториканы үстерергә ярдәм итә.